ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе укучылары арасыннан иң яхшы әйдаманны сайлап алдылар

8 февраль 2017, 01:00

Әгерҗе укучылары арасыннан иң яхшы әйдаманны сайлап алдылар Әгерҗенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр “Менә дигән вожатый“ дип исемләнгән бәйге узды.

(Әгерҗе, 8 февраль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Бәйгедә башлангыч сыйныф оешмалары белән эшләүче 7-10 сыйныфта укучы егет-кызлар катнашты, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Үзләренең бик оста вожатый икәнен раслар өчен аларга тапкырлыкларын, фикерләү сәләтен, тәрбия ысулларын, хәтта педагогик алымнарны да күрсәтергә туры килде. Биремнәрдән тыш, вожатыйлар мәктәптәге эшләрен чагылдырган стена газеталары да чыгарганнар.


Бәйге нәтиҗәләре буенча “Менә дигән вожатый“ исеменә 3нче мәктәптән Евгения Петрова лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны 1нче гимназиядән Владислав Савинов һәм Данир Закиров бүлештеләр, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10