ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лениногорскига Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде

7 февраль 2017, 19:39

Лениногорскига Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде Ул район һәм шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнашты.

(Лениногорск, 7 февраль, “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Ләйсән Шәрәфетдинова). Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәре белән Лениногорскида булды. Ул район һәм шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнашты, дип яза районның "Заман сулышы" газетасы.

Аңа кадәр ул Нефть музеенда, “Идеяләр остаханәсе” - Яшьләр инновацион иҗат үзәген карады, аларның эшчәнлекләре белән танышты, үз фикерен белдерде.

Мәдәният сараенда күргәзмә дә оештырылган иде. Вакыт кысан булуга карамастан, Васил Шәйхразиев  җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукцияләрне җентекләп карады, Керкәледән килгән комган ясаучы Рәшит Насыйбуллин, тимер һәм агач эшләре остасы Илсур Кашапов чүкеп ясаган эшләнмәләргә тукталды, сорауларын бирде. Балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрне сатулары белән кызыксынды. Икмәк пешерүчеләрнең кара ипие белән “Спартак” хуҗалыгының каймагын ашап та карады. “Бик тәмле икән”, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10