ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тыва делегациясе Татарстанда урман хуҗалыгы эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныша

6 февраль 2017, 17:07

Тыва делегациясе Татарстанда урман хуҗалыгы эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныша Тыва урманнарында күпчелек ылыслы агачлар үсә.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу һәм тәҗрибә алышу максатыннан Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты әгъзалары килде. Делегацияне комитет рәисе Альберт Бараан җитәкли. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Тыва делегациясе Татарстан Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашты. Ведомство башлыгы тывалыларны Татарстанда урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм әлеге тармак перспективалары турында сөйләде. Кунаклар үз чиратында үзләрендәге урман ресурслары хакында җиткерде.

Тыва Республикасында урманнар 11 млн. гектар мәйданны били, шуның 70 процентын резерв урманнар тәшкил итә.Тыва урманнарында күпчелек ылыслы агачлар (нарат, себер кедры) үсә.

Очрашу барышында үзара багланышларның перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10