ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарманда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

6 февраль 2017, 07:00

Сарманда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак Бердәм дәүләт имтиханы 30 минут барачак, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.

(Сарман, 6 февраль, "Татар-информ", "Сарман"). 7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк, дип яза районның "Сарман" газетасы.

Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук үзең белән паспортны да алырга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханы 30 минут барачак, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10