ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апасның Каратунында Фирдүс Мингазиев кубогына хоккей узды

4 февраль 2017, 07:00

Апасның Каратунында Фирдүс Мингазиев кубогына хоккей узды Апас фермерлары балалар спортын үстерә.

(Апас, 4 февраль, “Татар-информ”, “Йолдыз”). Урта Биябашта ун еллар элек оешкан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча күчмә Кубокка беренче ярыш үткәрелде, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

Апас “Алтын алка” Боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов, мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов, яшь хоккейчылар, Каратун халкы һәм ярышны карарга килүче тамашачылар киң күңелле фермерга рәхмәт белдерә. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады. Җиңүчеләргә күчмә кубок, дипломнар, Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10