ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә багышлап, "Ак Барс" клубы призына хоккей ярышлары узачак

3 февраль 2017, 18:41

Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә багышлап, Яшьләрне спортка тарту, "Ак Барс" җанатарларын арттыру максатында яшүсмерләр командалары арасында хоккей турниры икенче тапкыр оештырыла.

(Казан, 3 февраль, "Татар-информ") Свердловск өлкәсендә икенче тапкыр “Ак Барс” хоккей клубы призына, Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей ярышлары үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге.

Татарстан белән Свердловск өлкәсенең 2014 елда төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүе кысаларында, яшүсмерләр командалары арасында Казанның “Ак Барс” клубы бүләгенә ачык турнир беренче тапкыр 2016 елда оештырылган иде. Красноуфимск районы Бәяк-Түз авылында 21 февральдә узган ул ярышларда Свердловск, Пермь өлкәләре, Башкортстан командалары катнашты.

Быел турнир 24-25 февральгә билгеләнгән. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстанның һәм Свердловск өлкәсенең спорт ведомстволары, Красноуфимск районы хакимияте тарафыннан яшьләрне спортка тарту, өлкәдә “Ак Барс” командасы җанатарларын арттыру, Муса Җәлил исемен таныту максатыннан үткәреләчәк. Быелгы ярышларда Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләре, Башкортстан һәм Татарстан Республикалары командалары катнашыр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10