ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат

3 февраль 2017, 10:24

Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат Фаҗига бүген иртән сәгать 7дә М7 трассасының 1087 км ында булган.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Минзәлә районындагы М7 трассасында “Лада Калина” машинасы “МАН” йөк машинасы белән бәрелешү сәбәпле, Байсар авылында яшәгән 42 яшьлек машинаны йөртүче хатын-кыз һәм Актаныш районы Чишмәбаш авылында яшәгән 45 яшьлек пассажир вафат булган, дип хәбәр итә вакыйганың шаһитләре социаль челтәрдә.

Бүген иртәнге сәгать 7дә М7 трассасының 1087 км ында “Лада Калина” һәм “МАН” йөк машинасы бәрелешкән. Шаһитләр хәбәр итүенчә “Лада Калина” машинасын йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Җиңел автомобиль эчендә булган ике хатын-кыз вафат булган. Җимерек машинадан хатын-кызларның гәүдәләрен 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре  махсус җиһаз белән чыгарган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10