ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты WorldSkillsның төбәк чемпионатында булды

2 февраль 2017, 15:41 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты WorldSkillsның төбәк чемпионатында булды Казан төзелеш көллиятендә төзелеш блогы һөнәрләре буенча ярышлар уза.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урынбасары Хәмит Мавлияров һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин белән бергәләп WorldSkillsның төбәк чемпионатында булган.

 	Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым и генеральным директором ГК "Фонд содействия реформированию жилищно-коммунального хозяйства" К.Г. Цициным Казанского Строительного Колледжа. фото Р.Кадыров.

Казан төзелеш көллияте территориясендә бүген төзүче hөнәрләре буенча ярышлар уза. Бәйгедә катнашучылар маляр, штукатур эшендә, кирпеч салу, электромонтаж, ландшафт дизайны һ.б. 15 юнәлештә осталыкларын күрсәтә.

Татарстан Республикасы Президенты быел ярышлар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә генә түгел, ә башка ресурс үзәкләрендә дә булачагы турында сөйләгән. Шулай ук Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында иң булдыклы исемен алу өчен ИТ блогының 9 компетенциясендә ярышлар уза.

 	Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым и генеральным директором ГК "Фонд содействия реформированию жилищно-коммунального хозяйства" К.Г. Цициным Казанского Строительного Колледжа. фото Р.Кадыров.

Санкт-Петербургтан килгән эксперт Виталий Макаров Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсендә WorldSkillsта катнашучы россиялеләрнең һөнәри осталыгы артуын искәрткән һәм Татарстанда чемпионатның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләгән.

Залларның берсендә Президентка “ЖЭКА” онлайн уенын тәкъдим иткәннәр. Ул энергия саклау технологияләрен үзләштерергә һәм торак коммуналь хезмәтләр өчен тәүләне киметү юлларын белергә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына Татарстан мәктәп укучылары арасында “ЖЭКА” уены буенча чемпионат үткәрергә кушкан, дип хәбәр ителә республика башлыгы матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10