ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия Спорт министрлыгы рейтингында Татарстан икенче урынны алган

1 февраль 2017, 11:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия Спорт министрлыгы рейтингында Татарстан икенче урынны алган Массакүләм спортны популярлаштыру буенча республика төбәкләр арасында беренчелекне яулаган.
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева) Россия Спорт министрлыгы рейтингында Татарстан икенче урынны алган. Мондый мәгълүматны Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрылыгы коллегиясендә министр Владимир Леонов хәбәр итте.
 
"Россия Спорт министрлыгы рейтингында "Россия төбәге" номинациясендә безнең республика, Мәскәүдән генә калышып, икенче урын алды. Өченче урында – Мәскәү өлкәсе", – ди Леонов.
 
Массакүләм спортны популярлаштыру буенча исә республика төбәкләр арасында беренчелекне яулаган. Өч ел эчендә Татарстанда 671 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Мондый рекордлы саннардагы мәйданчыклар бер генә төбәктә дә юк. Быел тагын 100 мәйданчык төзергә планлаштыралар. 
 
Быел Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, махсус портал булдырылган. Анда спорт белән шөгыльләнү өчен хезмәтләр турында мәгълүмат урын алачак. 
 
Республика халкын массалы спортка тарту – министрлыкның төп бурычы. Соңгы елларда Татарстанда марафон хәрәкәте популярлашты. "Казан марафоны"н дөньядагы иң яхшы 20 марафон исемлегенә кертү өчен тырышачакбыз", – ди Леонов.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10