ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына аена 936 мең уникаль укучы керә - Шамил Садыйков

1 февраль 2017, 11:00 , Фото: Рамиль Гали

Көндәлек укучылар саны 2016 ел азагына өч тапкырга арттырылган

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтына  гыйнвар аенда 936 мең кеше кергән. Чагыштыру өчен, узган елның декабрь аенда бу сан 831 мең булган. 2016 елның апрель аенда "Татар-информ" ны көненә 11 мең кеше укыса, декабрьдә андыйлар саны 33 меңгә җиткән. Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында "Татар-информ"ның генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

"Татар-информ" - Татарстан хакында Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен төп мәгълүмат чыганагы. Укучыларның яртысыннан артыгы чит илләрдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән сайтка керә", - диде Шамил Садыйков.

Билгеле булганча, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үз эченә 6 мәгълүмат чарасын: 2 мәгълүмат агентлыгын, 2 онлайн-газетаны, 2 басма газетаны берләштерә. Көн саен агентлык 1-3 матбугат конференцияләре уздыра, 1-2 интервью, рус телендә 250 дән артык, татар телендә 60 тан артык материал,татарча да, русча да 5-6 аналитик язма иҗат итә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10