ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителү хәбәрен кире кага

1 февраль 2017, 10:58 , Фото: Александр Рюмин/ТАСС

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителү хәбәрен кире кага Матбугат чаралары Россия Хөкүмәтенең пенсия яшен арттыру турында карар кабул итү мөмкинлеге турында яза.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру карарын кабул иткән, бу хакта кайчан игълан итү һәм яшь планкасын күпмегә күтәрү турында бара, дип язган иде бүген иртә белән “Известия”, Министрлар Кабинетындагы чыганакларына сылтама белән. Хәзер пенсия яшенең күпмегә арттырылачагы һәм аның гражданнарның нинди категорияләренә кагылачагы хәл ителә, дип белдергән чыганак.

Пенсия яше күпмегә арта дигән сорауга берничә вариант карала, дип хәбәр ителә. Шуларның берсе буенча хатын-кызларның пенсия яше 63, ә ир-артларныкы 65 яшькә кадәр күтәрелегә мөмкин. Бу эш акрынлап барачак. Икенче вариант буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яшен тигезләштерергә һәм икесендә дә 63 яшь итәргә уйланыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец вәкиле "пенсия яшен арттыру турында карар юк", дип белдергән. Аның фикерен RNS җиткерә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10