ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

«Нефтехимик» үз бозында «Ак Барс» хоккей командасын тар-мар итте

31 гыйнвар 2017, 21:54 , Фото: ak-bars.ru

«Нефтехимик» үз бозында «Ак Барс» хоккей командасын тар-мар итте Киләсе уенны «Ак Барс» Тольятти бозында уздыра.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ”, Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Камада «Нефтехимик» командасына каршы тора алмады. Исәп боз хуҗалары файдасына – 8:2.

Уенның беренче периодыннан соң матч азагында исәп аермасы 6 алкага җитәр дип берәү дә фараз кылмагандыр. Матчның 20 минутыннан соң исәп 1:1 иде.

Ә икенче периодта «Ак Барс» өчен куркыныч төшкә тиң минутлар башланды. Өч алка керттергәннән соң капкачы Эмиль Гариповны алмаштыру да булышмады. Киресенчә, алмашка чыккан Станислав Галимов капкасына боз хуҗалары тагын 5 алка кертте.

Әлеге уңыштан соң «Нефтехимик»ны плей-офф зонасыннан 5 очко аерып тора. Түбән Кама командасының чемпионат азагына кадәр 4 уен уздырасы калды.

Киләсе уенны Зиннәтулла Билелетдинов шәкертләре 2 февральдә Тольяттида «Лада» командасына каршы уздыра. Ә Түбән Кама командасы «Лада» белән 4 февральдә үзендә очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. «Нефтехимик» (Түбән Кама) – «Ак Барс» (Казан) – 8:2 (1:1, 6:1, 1:0).

Алкаларны керттеләр:

1:0 Гюнге (Секстон, 02:30)
1:1 Чибисов (Захарчук, Лукоянов, 03:57)
2:1 Кинрейд (Сергеев, Секстон, 20:17)
2:2 Малыхин (Варнаков, Обухов, 21:43)
3:2 Сергеев (Кинрейд, Секстон, 22:06, күплектә)
4:2 Порядин (Лямин, Полыгалов, 30:52)
5:2 Сергеев (Секстон, 37:22, бол.)
6:2 Первышин (Столяров, Полыгалов, 38:09, күплектә)
7:2 Секстон (Коньков, 39:14)
8:2 Березин (Якимов, Здунов, 47:18).

Капкачылар: Кареев – Гарипов (Галимов, 22:06).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10