ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан чаңгычысы Универсиада чемпионы булды

31 гыйнвар 2017, 11:42 , Фото: с сайта almaty2017.com

Татарстан чаңгычысы Универсиада чемпионы булды Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевская кичә көмеш медаль яулаган иде инде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Казахстанда уза торган кышкы Универсиадада 5 чакрым арага ирекле ысул белән чаңгыда узышу ярышында җиңүче булды.

Татарстан чаңгычысы әлеге араны13 минут та 29,7 секундта узды. Икенче урынга да Россия чаңгычысы күтәрелде –  Лилия Васильева Татарстан спортчысыннан 18,1 секундка калышты. Өченче баскычта –  Казахстаннан Анна Шевченко (+21,3 секунд).

Исегезгә төшерәбез, кичә 5 чакрым арага классик ысул белән ярышта Анна Нечаевская көмеш медаль яулаган иде. Ул вакытта алтынны Лилия Васильева яулады, ә Анна Шевченко бүгенге кебек үк өченче булган иде.

Анна Нечаевскаяның уңышы Алма-Атадагы Универсиадада Россия җыелмасы өчен бишенче, ә Татарстан спортчылары яулаган беренче “алтын” булды.
Анна Нечаевская – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10