ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән яшьләре интеллектуаллар уенында ярышты

31 гыйнвар 2017, 21:10

Чирмешән яшьләре интеллектуаллар уенында ярышты Бәйгедә эшче яшьләр өстенрәк булып чыкты, студентлар - икенче, мәктәп укучылары – өченче урында.

(Чирмешән, 31 гыйнвар, “Татар-информ“, "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Яшьләр ял итү үзәгендә Чирмешән кызлары, егетләре интеллектуаль “рингта” көч сынашты. Эшче яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары, өч команда булып, “Своя игра” уенында бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, дип яза районның “Безнең Чирмешән“ газетасы.

Чүп савытын кем уйлап тапкан? Минтимер Шәймиев нинди проектны җитәкли? Олимпия уеннары сүзтезмәсенә 1924 елдан нинди сүз өстәлгән? Кем акыллырак: делфин, кеше, әллә маймылмы? Сораулар берсеннән-берсе кызыклы. Акыл көчен химия өлкәсендә, туган якка, ТАССРның 100 еллыгына, кешелеккә, тарихка кагылышлы биремнәрдә дә эшкә җигәргә туры килде.

Бәйгедә эшче яшьләр өстенрәк булып чыкты, студентлар – икенче, мәктәп укучылары – өченче урында, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10