ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан архитектура-төзелеш университеты - татарча техник белем бирүче югары уку йорты

31 гыйнвар 2017, 09:57

Казан архитектура-төзелеш университеты - татарча техник белем бирүче югары уку йорты Университет галимнәре, папуаслар математиканы үз телләренә тәрҗемә иткән чорда, Казанда татарча югары белем бирүнең юкка чыга баруына борчыла.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Сафина). Бүген Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты - татарча техник югары белем бирүче бердәнбер уку йорты. Биредә бакалаврлар әзерлиләр. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе уку йортында татарча белем бирүнең ничек оештырылуы белән танышты.

Университетта уку вакыты дүрт ел. КДАТУ каршындагы Төзелеш институты ел саен, бюджет урыннары билгеләп, бер татар төркеме кабул итә. Абитуриентлар махсус конкурс ярдәмендә сайлап алына. Конкурстан узмаганнар түләп укый ала.

Татар төркемнәрендә белем алучы студентлар 23 фәнне татар телендә укый. Лекция, имтиханнар - барысы да татар телендә. III курсның икенче яртысыннан, төгәлрәге, 6нчы семестрдан, белем бирү тулысынча русчага күчә. Чыгарылыш имтиханнары һәм диплом эшләре рус телендә тапшырыла. Татар төркемнәрендә 13-15 кеше белем ала.

Рәшит Низамов: Татар студентлары инглиз телен дә камил белсен иде

“Бүгенге көндә югары уку йортларында татарча укыту бетте. Атнасына бер-ике татарча дәрес куярга мөмкиннәр. Тик, бездәге кебек, чын татарча укыту юк. Бездә татарча укыту да, укыту өчен кирәкле татарча уку әсбаплары да бар”, - ди КДАТУ ректоры, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рәшит Низамов.

Уку йорты, Татарстанда беренчеләрдән булып, Көнчыгыш Лондон университеты белән берлектә, бакалавриат буенча уку программаларын тормышка ашыра башлады. Студентларга, инглизчә дә укып, Россия белән Британия үрнәгендәге диплом алу мөмкинлеге бар.

Рәшит Низамов, татар балаларының инглиз телен камил белмәве аркасында, әлеге программаларда катнаша алмавына борчылуын белдерде.

“Татар төркемнәрендә укучы егетләр-кызлар әдәпле: өйрән дигәнне өйрәнәләр, укы дигәнне укыйлар. Тик бер җитешсез яклары бар – чит телләрне белмиләр. Грант оту өчен, инглиз телен яхшы белү – иң беренче шарт. Татар факультеты студентлары сынауларны уза алмый.”

"Татар халкын цивилизацияле халыклар арасына чыгару кирәк"

Университетта татарча укытуны оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Наил Туктамышов. Ул уку йортында әле дә математика укыта.

“Без ике телне дә яхшы белгән белгечләр әзерлибез. Татар халкын цивилизацияле халыклар арасына чыгарырга тиешбез. Шундый максат бар. Ул бүген фантастик булып яңгырыйдыр, бәлки. Ләкин зур максат булмаса, кечкенә эшне дә эшләп булмый. Бүгенге көндә русча, татарча, инглизчә дә белем алу мөмкинлеге булу – ул бөтен Татарстан, ә бәлки бөтен Россия өчен дә бер үрнәк дип саныйм. Бу безнең киләчәк өчен кирәк”, - ди ул.

“Папуаслар математиканы үз телләренә тәрҗемә иткән, татарлар моның кирәген тапмый”

Наил Туктамышов чит илләрдә конференцияләрдә еш катнаша. Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган халыкара конференция аның хәтерендә аеруча истә калган. Анда 40-50 илдән вәкил катнашкан. Галимнең чыгышыннан соң, Татарстан белән кызыксынучылар күп булган.

“Бездә математиканың югары уку йортында укытылуына шак каттылар. Папуа-Яңа Гвинеядән кешеләр бар иде. Алар математиканы үз телләрендә өйрәнә башлаганнар. Бу Австралия галимнәре ярдәме белән эшләнә. Алар папуасларга ярдәм итеп, папуа телендә терминнар төзиләр. Алар бүген дүртенче класска кадәр үз телләрендә математиканы өйрәнәләр. Бөтен дөньяда шундый юнәлеш бара”.

Наил Туктамышев үз телләрендә фәнни дәреслекләр булмаган халыкның шушы юнәлештә эшләвен искәртеп, татарларның булган югары белемнән баш тартуына гаҗәпләнүен белдерде.

Ректор Рәшит Низамов та бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты.

“Минем коллегам, бер ректор, үзе дә татар кешесе, әйтә: “Нәрсәгә кирәк ул татарча укыту? Математика ул русча да, татарча да бер математика инде”, - ди. Татар телендә китаплар язуга караш белдергән бер фикер бар: “Сез вакытыгызны гына әрәм итәсез”, - диләр. Хәзер әлеге хезмәтләрне бәяләүчеләр юк, ләкин бер 30 елдан: “Менә, бу фанатлар нинди зур эш эшләгән икән!” - диярләр. Хәзер кадерен белмиләр”, - диде ул.

“Белгән булсам, мин дә шунда укырга керер идем”

Укыту эшләре буенча проректор Илфак Вилданов соңгы алты-җиде елда татар төркеменә укырга керүчеләрнең саны кимүен әйтте. Шул сәбәпле, ике татар төркеме берләштерелгән.

“Күп татар мәктәпләре юкка чыгып бара. Ул мәктәпләр саны азайгән саен, безгә укырга килүчеләр саны да азая. Теләк белдерүчеләр саны арткан очракта, төркемнәр санын арттыруны мөмкин дип саныйм”, - ди ул.

Икенче курс студенты Фәрхәт Рәсүлев университетта татарча белем бирүче факультет барлыгы турында күпләр хәбәрдар түгел, дип саный. Үзе татар төркеме турыда очраклы рәвештә генә белгән.

“11 нче сыйныфта укыган чакта факультет студентлары ТНВда бер тапшыруда катнашты. Шуннан күреп калдым һәм бирегә укырга керергә карар кылдым. Башка югары уку йортларында белем алучы яшьтәшләремнән: “Белгән булсам, мин дә шунда керер идем”, - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Без монда бер гаилә кебек яшибез. Үз мохитебез. Бер катлам кешеләре без – күбебез авылдан. Укытучылар белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә”, - ди Фәрхәт.

“Тарихта беренче тапкыр кадакларны татарлар кулланган”

 

Төзү материаллары кафедрасы профессоры, техник фәннәр кандидаты Заһирә Камалова татар студентларының аеруча тәртипле, тырыш булуларын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, төзүче булу – татарларның ата-бабаларыннан килгән һөнәр: “Тарихка карасак, беренче тапкыр тимер кою эшен татарлар башлаган, беренче кадакларны татарлар җитештергән, беренчеләрдән булып чәртәп (известняк) кулланып өйләр төзегәннәр”, - ди ул.

“Студентларның “апа-абый” диюе күңелгә җылы бирә”

“Татар төркемнәре оештырылганнан соң, бер-ике ел узгач, шундый вакыйга булды. Ректор Валерий Куприянов иде. Сөйләшеп утырабыз, ишек ачылды да, бер студент миңа: “Апа”, - дип мөрәҗәгать итте. Ректор нишләргә белмәде: “Нинди “апа”, базар мәллә бу?”, - ди. Руслар моны, әлбәттә, аңлап бетерми. Бу сүз безнең күңелгә җылылык бирә, студентлар безгә һәрвакыт “апа-абый” ди”, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Заһирә Камалова.

“Татарча булгач, фәннәрне аңлау җиңелрәк”

Булат Садриев кечкенәдән төзүче булырга хыялланган. Икенче курс студенты төзелеш университетында татарча белем алу мөмкинлегенә куануын әйтте: “Без татар авылында үстек, татар мәктәбен тәмамладык. Әлбәттә, безгә югары белемне татар телендә алу җиңелрәк. Монда укырга кергәнемә бер дә үкенмим. Үзара да, укытучылар белән аралашу да татар телендә булгач, безгә фәннәрне аңлау да җиңелрәк булды. Белемне бик яхшы бирәләр”, - ди Булат.

Доцент, техник фәннәр кандидаты Наҗия Урмитова татар төркемендә дәресләр алып бару күңелгә рәхәт, ди. Ул татар мәктәбен соң, югары уку йортында белемне рус телендә алуның ничек авыр булуын үз тәҗрибәсеннән белә.

“Татар мәктәбен тәмамлап, укырга кердем. Шулкадәр авыр булды русча укуга күчүе. Математика укытучысы гел: “Син бөтен мәсьәләне чишәсең, ник шуны сөйләп бирә алмыйсың?” - дип әйтә иде.

Хәзер студентларга күп юллар ачык, алар рәхәтләнеп татарча укый ала. Без укыганда кешеләр татарча сөйләшергә ояла иде. Мин татарча сөйләшкәнгә, курсташларым миңа “Наҗия апа” дигән кушамат таккан иде”, - ди Наҗия ханым.

Рус мәктәбен бетерүчеләрне татарча терминология гаҗәпкә калдыра

Булат Шиһапов - Түбән Кама, Азалия Миңнебаева - Әлмәттә рус мәктәбен тәмамлап, төзелеш факультетына укырга кергәннәр. Булат укудан тыш, “Сәйдәш” бию театрында чыгыш ясарга да вакыт таба. Булат та, Азалия дә беренче вакытларда татар телендә терминнарны үзләштерү авыр булуын әйтә.

“Башта шаккаттык. Ләкин методик китаплар безгә ярдәм итте”, - ди Азалия. Шулай ук кызны татар төркемнәрендә укучы кызларның аз булуы борчый. “Нишләптер аз киләләр. Кызлар күбрәк булсын иде дип хыялланам. Төркемдә 15 кеше. Без нибары ике генә кыз”.

Югары белем бирүгә БДИ комачаулый

Укыту эшләре буенча проректор Илфак Вилданов татар факультетына укырга керүчеләр арасында рус мәктәбен бетерүче татар егет-кызлары булуын яхшы күрсәткеч дип саный.

Ләкин укыту системасына бердәм дәүләт имтиханнары килеп керү абитуриентларның татарча белем дәрәҗәсен тикшерүгә комачаулый.

“Имтиханнарны үзебез уздырган вакытта, төркемнәрне туплау күпкә җиңелрәк иде. Бүген баллар буенча узган студентлардан татарча белүчеләрен сайлап алу җиңел түгел. Кабул итү комиссиясендә үзем дә катнашам. Абитуриентлар белән әңгәмә үткәрәбез, татарча белү дәрәҗәсен тикшерәбез”, - дип, факультетта әлеге проблемадан ничек чыгуларын аңлатты Илфак Вилданов.

Университетның үз тулай торагы, заманча җиһазландырылган лабораториясе, спорт комплексы бар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10