ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эше тәмамланган

30 гыйнвар 2017, 13:26

Барлыгы 221,7 млрд. сум акча түләнгән.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясе пенсия фонды бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эшен тәмамлады, ди идарә тармагының матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Пенсия фондыннан бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны Россия пенсионерларына җиткерү эшләре тәмамланды. Финанслау 221,7 млрд. сум тәшкил итте", – дип хәбәр итә Россия Федерациясе пенсия фонды.

Шулай ук бервакытлы түләнә торган акча аерым очракларда гына җиткерелмәгән булырга мөмкин. Бу пенсионерның шәхси эшләре белән бәйле булган очраклар, диелгән хәбәрдә.

Гомумән, бер тапкыр түләнә торган акчаны 43,5 миллионнан артык Россия пенсионеры алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10