ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә 2016 ел иганәчеләрен бүләкләделәр

30 гыйнвар 2017, 23:00

Чүпрәледә 2016 ел иганәчеләрен бүләкләделәр Райондагы 2016 елгы хәйрия эшчәнлеге буенча 9 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде.

(Чүпрәле, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”, Гөлия Фәизова). “Ел иганәчесе” исеме ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, гомумән социаль мөһим учреждениеләр төзелешенә, балаларга, өлкәннәргә булышлык күрсәткән олы йөрәкле кешеләргә тапшырылган. Чара традицион рәвештә район мәдәният йортында танатаналы төстә узды, дип яза районның “Туган як” газетасы.

Район башлыгы Александр Шадриков олы гамәлләр кылучыларның эше һич кенә, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә торган түгел, алар өчен иң олы бәя ул – халык рәхмәте, диде.

- Меценантлар авыл хуҗалыгы, мәгариф өлкәсендә, сәламәт тормыш алып бару буенча да үзләреннән зур өлеш кертәләр, дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Александр Шадриков.

Райондагы 2016 елгы хәйрия эшчәнлеге буенча 9 номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде.

Иганәчеләргә Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне район башлыгы Александр Шадриков, “Хәйрия” фонды рәисе Дамир Алимов, район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов тапшырды.

«Игелекнең чиге юк» номинациясендә: Иван Егоров - «Ак Барс Холдинг компания”сенең генераль директоры, Николай Угаслов - «Тус» җәмгытенең генераль директоры, Расих Низамов – «Криушинсуднолар төзү-ремонтлау завод»ының Директорлар советы рәисе, Альберт Шиһабетдинов – «ТАИФ» җәмгыятенең генераль директоры, Наил Алимов –“Запад” инвестицион-төзелеш компаниясенең Директорлар советы рәисе, Ринат Аббазов – «Татарстан агрофирмасы» җәмгыятенең генераль директоры билгеләп үтелде.

«Игелекле эшләре белән кеше бөек» номинациясенә лаек шәхесләр: Барис Гафуров – «Цильна» җәмгыте директоры, Васил Сәлахов – «Чүпрәле элеваторы» җәмгыяте директоры, Фәрит Мөдәрисов – «Ак Барс-Чүпрәле» җәмгыятенең генераль директоры, Равил Бикчуров – «Бикчуров Р.А» КФХ җитәкчесе, Иван Павлов – «П.В.Дементьев исемендәге “Ак Барс» җәмгыятенең генераль директоры, Илмир Мәхмүтов – «Элита» җәмгыяте директоры.

«Игелекле йөрәк» номинациясе ияләре: Альберт Низамов – «Чүпрәле агрохимсервис» җәмгыяте генераль директоры, Алмаз Вәлиуллов – Чүпрәле электр челтәре узелы җитәкчесе, Ирфан Рәхмәтуллин – “Чүпрәле челтәрләре” башлыгы, Евгений Иванцов – «Прогресс» предприятиесе директоры, Рамил Әхмәтов – район тармаклы технологияләр техникумы директоры.

“Охшарга лаек булырлык үрнәк” номинациясендә: Шамил Аглиуллов – «Булат» җәмгыяте директоры, Ринат Бикмөхәмәдов, Азат Исхаков, Эльмас Насыйбуллин, Александр Марков, Ринат Сәнатуллов-шәхси эшмәкәрләр.

“Игелекле эшләр гаранты”: Альфред Низамов – «Фламинго» җәмгыяте директоры, Рамил Хисамов –“Чүпрәле коммуналь челтәрләре” директоры, Ранис Йосыпов – «Тепловик» оешмасы директоры, Рәмис Фәйзуллин – «Татавтодор» филиалы директоры, Альберт Хәйретдинов – шәхси эшмәкәр.

«Мәрхәмәтлелек»: Ибраһим Сабитов – Ишле мәчете имамы, Олег Волков –Түбән Чәке чиркәве атакае, Рөстәм Бакиров - Казан шәһәре Думасы депутаты, Ильмас Шиһабетдинов - район үзәк хастаханәсе баш табибы, район халкын социаль яклау бүлеге (Антонина Хәлилова), Рөстәм Мөхәмәтҗанов – район буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы, Надыйр Мөшәрәпов-шәхси эшмәкәр.

“Социаль партнер»: Александр Саиткин- «Технотрейд» җәмгыятенең генераль директоры, Илһам Шиһапов-«Трансагромол» җәмгытенең генераль директоры, Рәмис Арифуллов- «Ак Барс-Чүпрәле» (Городище)җәмгыятенең ферма мөдире, Петр Осипов, Анатолий Белов, Рамил Әбдракипов –шәхси эшмәкәрләр.

“Иганәчелектәге инициатива”: Ирфан Халитов – пенсионер (Тәтеш), Гөлчәчәк Сәлимҗанова, Рәшидә Аббазова, Айдар Фәхретдинов, Венера Чукмарева, Василий Никифиров – шәхси эшмәкәрләр.

“Спорт үсешендәге иганәчелек”: Сингх Раджеш Кумар-табиб-травматолог, Рөстәм Фатхуллин-Иске Кәкерле мәдәният йорты директоры, Радик Низамов-балалар иҗат йорты тренеры, Валерий Колпаков -“Ульяновск Газпром” җәмгыятенең алдынгы инженеры, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10