ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мөслим районында Кичке чаңгы сәяхәте старт алды

30 гыйнвар 2017, 04:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслим районында Кичке чаңгы сәяхәте старт алды Спорт чаралары циклы Мөслимдә киләсе атнада да дәвам итәчәк.

(Мөслим, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Татарстанның Мөслим районы үзәгендә Кичке чаңгы сәяхәте старт алды, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.

Яктыртылган чаңгы юлы, дәрт биреп торучы музыка, җанатарлар – болар барысы да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган мөслимлеләр өчен оештырылган. Чаралар циклы киләсе атнада да дәвам итәчәк. Халыкны чакырып калабыз, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10