ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апасның Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды

30 гыйнвар 2017, 01:00 , Фото: apastovo.ru

Апасның Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.

(Апас, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Урта Биябашта ун еллар элек оешкан “РиФ” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка ярыш үткәрелде. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.

Җиңүче командаларга Күчмә Кубок, диплом-грамота, медальләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10