ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чистайның Мөселман яшьләре берлеге гаилә кыйммәтләре турында дискуссия корып сөйләште

29 гыйнвар 2017, 15:51 , Фото: chistopol.muhtasibat.tatar

Чистайның Мөселман яшьләре берлеге гаилә кыйммәтләре турында дискуссия корып сөйләште Мөселман яшьләре берлеге активистлары киләчәктә дә районда яшьләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча дискуссияләр уздырырга планлаштыра.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Чистай шәһәрендәге Яшьләр үзәгендә Мөселман яшьләре берлеге дискуссия клубы утырышы уздырды. Анда яшьләр арасында иртә шәхси мөнәсәбәтләр һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә Чистай районы мөхтәсибәте.

Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин бу җыелышта үзе модератор ролен башкарды. Традицион конфессияләрнең әлеге сорауларга карата мөнәсәбәтен шәһәрнең “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм Казан Богородицасы приходы клиригы диакон Василий җиткерде. Чистайның Балалар тудыру йортында гинекология бүлеге мөдире, табиб акушер-гинеколог Вячеслав Карташов һәм перинаталь үзәк психологы Софья Хәсәнова исә һөнәри карашларын белдерде.

Белгечләр белән очрашуда катнашкан һәркем теләгән соравы биреп, үз фикерен белдерә алды. Мөселман яшьләре берлеге активистлары киләчәктә дә районда яшьләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр буенча шундый дискуссияләр уздырырга планлаштыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10