ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ялутор шәһәренең "Сандугач" ансамбле Татарстанга сәфәрен Кырлайда концерт белән тәмамлады

29 гыйнвар 2017, 11:50

Ялутор шәһәренең 25 еллык тарихы булган татар ансамбле Кырлайда борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, салаватлар һәм фольклор композицияләре башкарды.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендәге “Сандугач” татар халык җыр ансамбле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында – Татарстанның Арча районы Кырлай авылында ике сәгатьлек концерт куеп кайтып китте.

Зөһрә Кожевникова сәнгать җитәкчелегендәге “Сандугач” ансамбле артистлары бу атнада Татарстанда кунак булып, Татарстанның тарихи һәм мәдәни урыннары белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу уздырды.

Кырлайда куйган концертта 25 еллык тарихы булган ансамбль борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, салаватлар һәм фольклор композицияләре башкарды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10