ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада тәрбиячеләр көч сынашты

28 гыйнвар 2017, 09:04

Кукмарада тәрбиячеләр көч сынашты Җиңүчеләр бәйгенең Арчада узачак зона этабында катнашачаклар.

(Кукмара, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара бистәсенең "Кыңгырау" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе – 2017" республика бәйгесенең район туры узды, дип яза Кукмара район газетасы.

Кукмара районы мәгариф идарәсенең баш белгече Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче этабында район балалар бакчаларыннан - 18, икенче турда 11 тәрбияче катнашкан. Финалга чыккан биш райондашыбыз бәйгенең йомгаклау өлешендә көч сынашты, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Индира Заһидуллина алды, икенче-өченче урыннарны бистәнең "Кояшкай" бакчасы тәрбиячесе Ольга Петрова, "Йолдызлык"тан Гөлнара Шакировалар бүлеште. Призлы урыннар алган өч гүзәл ханым да бәйгенең Арчада узачак зона этабында катнашачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10