ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ленинград блокадасын кичергән азнакайлылар очрашты

28 гыйнвар 2017, 10:00

Ленинград блокадасын кичергән азнакайлылар очрашты Очрашу Ленинград блокадасы бетүгә 73 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

(Азнакай, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Кичә Ленинград блокадасы бетүгә 73 ел иде. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк.

Район җитәкчеләре бу сугышларда катнашкан һәм блокада афәтен кичергән райондашлар янына күчтәнәчләр белән барып, кадер-хөрмәт күрсәтеп кайттылар. Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Ленинград өчен барган сугышларда катнашканнарның бүгенге көндә нибары өчесе исән. Алар - Вагыйз Әминов, Шамил Усманов, Хәбибулла Хәмидуллин. Фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулаган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан! Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган.

Очрашуга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина килгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10