ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Тукай районында көрәш ярышлары узачак

27 гыйнвар 2017, 16:17

Тукай районында көрәш ярышлары узачак Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнвар көнне Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» спорт комплексында көрәш буенча район Кубогына беренчелек үтә. Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша, дип яза районның «Якты юл» газетасы.

Спортчыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар 9да башлана. Катнашучыларның үзләре белән иминият кенәгәсенең төп нөсхәсе, туу турындагы таныклык, уку җиреннән алынган белешмә, көрәшү өчен махсус киеме булуы шарт.

Ярышларның баш хөкемдары – Ильяс Гыйлаев, баш сәркатиб – Рафаэль Гыйззәтуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10