ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Теләчедә яшәүче Вахит Сөнгатов трактор ясаган

27 гыйнвар 2017, 06:00 , Фото: Теләчеинформ

Теләчедә яшәүче Вахит Сөнгатов трактор ясаган Бүген лаеклы ялда булса да, Вахит Сөнгатов районда “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәсендә тимер кыра.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Теләчеинформ”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Татарстанның Теләче районында гомер итүче Вахит Сөнгатовның оста эретеп ябыштыручы, токарь һәм слесарь икәне билгеле. Уенчык кына кебек тоелса да, ул чып-чын трактор ясап куйган. Аның остаханәсе үзе бер кечкенә заводны хәтерләтә, дип яза Теләченең район газетасы.

Лаеклы ялда булса да, бүген  “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәсендә Вахит Сөнгатов тимер кыра. Аның кебек алтын куллы кешене эштән тиз генә җибәрергә ярый димени?! Кулыннан килмәгән эше юк Вахит абыйның. Хәзер ул алтынчы разрядлы токарь, эретеп ябыштыручы. Ширкәт җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең төп таянычы булып кала бирә. Нинди эш кушалар, барысын да карусыз башкара. Моннан тыш, җирле халыкка җылыту системасын үзгәртеп корырга, башка эшләрдә ярдәм итәргә вакыт таба. Гаиләдә ул яхшы әти, ышанычлы тормыш иптәше. Хәләл җефете Мәдинә ханым белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гөлназ, Әлфия, Әнисә. Бүген өчесенең дә гаиләсе бар.

- Уйнап кына башлаган эш иде бу. Хәзер исә шуны көннән-көн яңартасы, камилләштерәсе килә, - дип искә алды ул үзенең трактор ясарга алынуы турында.

Тракторын “Нива” һәм “Ока” автомобильләре детальләрен кушып ясаган. Моның өчен ун меңгә “Ока” машинасы сатып алган. Двигателе, утыргычлары һәм яктырту приборлары “Ока”ныкы булса, күчәрен, тапшырулар тармасын һәм тәгәрмәчләрне “Нива”ныкын куйган. Тракторның алгы, арткы тәгәрмәчләре дә “тарта”.

- Хәзер техника ясау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Запас частьларның беришен металлаломнан табарга мөмкин. Байтагын үзем сатып алам, - ди Вахит абый.

Кышкы чорда хуҗа кеше тракторга кар эттергеч һәм үзтөягеч тага. Кар-буран дуладымы, шундук ишегалдын, капка төбен кардан шуның белән чистартып куя икән. Яз көне бакча сукаларга сукасын тагачак. Моның өчен тагу җайланмасын эшләп, көйләп бетерәсе бар. Моннан тыш, теге яки бу йөкне төяп чыгып китәр, кайтып керер өчен тагылма арбасы да бар. Анысын да үзе эшләгән оста. Заводныкын яхшырак та әле. Үзе токарь, үзе эретеп ябыштыручы булган кешегә мондый эшләр - ике тиен бер акча инде. Кем әйтмешли, илһам чыганагы гына...

- Әлегә тракторым белән урамнарга чыгып йөргәнем юк. Чөнки ЮХИДИда теркәлергә кирәкме, юкмы икәнлеген тәгаен белмим. Кабинасы булмаса, мотоблок санала, алай теркәлү таләп ителми. Камилләштерәсе, җиренә җиткереп эшләп бетерәсе бар үзен. Бүген ул минем ярдәмчем. Кирәк чакта кабызасың да, эшеңне эшлисең. Ягулыкны да күп яга димәс идем. Куйган хезмәтенә караганда бик аз тоела. Кул астында техникаң булгач рәхәт инде. Кемнедер яллыйсы, аны көтәсе, көйлисе юк, - ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10