ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды

26 гыйнвар 2017, 19:26

Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды Ярышлар юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан оештырылды.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатынннан Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы. Анда берничә буын вәкилләре көч сынашты.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар, әтиләр, тәрбиячеләр һәм укытучылар, шулай ук автоледи командаларыннан торган бәйге катнашучыларын олимпия резервында булган спорт мәктәбенә җыелды. Бәйгене Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» һәм районның мәгариф идарәсе бергәләп оештырды.

Бәйгенең төп герое – Кыш бабай булуын исәпкә алып, чарада катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10