ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кызыл агач эшкәртүче яшь осталар WorldSkills чемпионаты төбәк этабына әзерлек башлады

26 гыйнвар 2017, 15:48

Кызыл агач эшкәртүче яшь осталар WorldSkills чемпионаты төбәк этабына әзерлек башлады Яшь осталар Татарстан чемпионатында катнашу өчен актив әзерлек чорына аяк басты.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). WorldSkills чемпионатының Татарстанда узачак төбәк этабында катнашучылар ярышка әзерлек вакытында кубометр кыйммәле кызыл агач тоткан. Ярышлар республиканың төрле мәйданнарында 1-3 февраль көннәрендә үтәчәк. “Осталар Татарстан чемпионатында катнашу өчен актив әзерлек чорына аяк басты”, – диде яшь осталарның 30 ел тәҗрибәсе булган остазлары, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендәге җитештерү өлкәсендә белем бирүче мастер Виктор Пивсаев.

“Кызыл агач белән эшләүчеләр гадәттә йорт җиһазлары җитештерү өлкәсендә хезмәт куя. Алар имән, кызыл агач белән эшли. Тыгыз агач авыр эшкәртелә, шуңа күрә аның белән эшләве дә авыр. Моннан тыш, эш материалы бик кыйбатлы һәм останың ялгышырга хакы юк. Мондый агач белән эшләве егетләргә бик ошый, ләкин төрле кыенлыклар да чыгып тора”, – дип сөйләде ул.

Виктор Пивсаев мондый агач белән эшләр өчен иң яңа җиһазлар кулланыла, осталарга аның эш рәтен белү дә кирәк, дип искәртте. “Безнең студентлар өйрәнер өчен төп дәресләре тәмамлангач та тагын килә. Нәтиҗә бар, ләкин вакыт кирәк. Кызганычка каршы, хаталар да күп. Әмма ярышларга без 100 процент әзер булырбыз”, – дип ышандыра ул.

Чемпионатта кызыл агач осталарына ике ишекле һәм ике тартмалы тумбочка ясарга кушачаклар. 22 сәгать эчендә алар сызымнарны сызып, эшне дөрес һәм төгәл итеп башкарып чыгарга тиеш булачак. Жюри хөкеменә төгәлләнгән тумбочканы тәкъдим итәргә туры киләчәк. Жюри әгъзалары яшь һөнәрчеләр эшләнмәләренең сыйфатына игътибар итәчәк.

Виктор Пивсаев кызыл агач остасына иң мөһиме игътибарлы булырга кирәк, дип саный. Артык ашыкмый, үз эшеңне тырышып эшләгәндә, вакыт артып та калачак, ди ул. 

Исегезгә төшерәбез, республиканың эшче һөнәрләре чемпионаты җыелма командасы иң элек төбәк этабында, ә аннан соң, бәлки, дөнья беренчелегендә үзен күрсәтәчәк. Компетенцияләр арасында бүгенге көндә үз эшчәнлеге белән эшче һөнәренең абруен күтәрә торган юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре һәм зәркәнчеләр, кондитерлар һәм проектлаштыручылар – һәр өлкә вәкилләре дә бар. Чемпионатта барлыгы 75 компетенция каралган.

2019 елда Worldskills дөнья чемпионаты Казанда үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10