ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә районында булган юл һәлакәтендә "Лада" машинасын йөртүче ир-ат кысылып үлгән

26 гыйнвар 2017, 15:28

Бөгелмә районында булган юл һәлакәтендә Автоинспекторлар фикеренчә, җиңел машина хуҗасы тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм шунда йөк машинасына бәрелгән.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Бөгелмә районында җиңел машина йөртүчесе һәлакәткә очрап үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу фаҗига кичә төнге сәгать 11 дә М5 трассасының 1253нче чакрымында булган. Авария турында хәбәр 112 бердәм телефонына ирештерелә. “Скания” йөк машинасы һәм 15 нче модель “Лада” бәрелешүе нәтиҗәсендә Башкортстан номерлары булган бу җиңел машина рулендә утырган 51 яшьлек ир-ат авыр җәрәхәтләр ала.

Автоинспекторлар фикеренчә, җиңел машина хуҗасы тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм шунда йөк машинасына бәрелгән. Рульдә утырган ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче җан биргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10