ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы сукырлар өчен җайлаштырылып дөнья күргән

26 гыйнвар 2017, 14:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Гүзәл Яхинаның Роман Татарстанның Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсе тарафыннан Брайль шрифтында татар һәм рус телләрендә чыгарылган.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәсендә Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы татар телендә нәшер ителгән. Бу хакта китапханәдән хәбәр итәләр.

Начар күргән кешеләр өчен китап ике төрле форматта ясалган: рельеф-нокталы Брайль шрифтында һәм аудиоязма формасында. Шушы ук басма рус телендә бераз алдарак дөнья күрде һәм кыска вакыт эчендә китап күзләре начар күргән кешеләр арасында зур ихтыяҗ уятты.

Гүзәл Яхинаның татар һәм рус телендәге аудиоязма китаплары начар күрүчеләр өчен эшләнгән “Логос” online-ресурсында урнаштырылган. Биредә аудиоязманы россиялеләр дә, чит илдә яшәүчеләр дә тыңлый ала.

Китапханә әлеге проектны Татарстан Республикасында дәүләт телләрен үстерү программасында катнашып тормышка ашырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10