ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Мәдәният

Азнакайда "Сандугач сайрар илем" фестивале башланды

25 гыйнвар 2017, 22:00 , Фото: Маяк

Азнакайда “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал-соло” буенча йомгаклау турында 86 конкурсант катнашты.

(Азнакай, 25 гыйнварь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакайда башлап җибәрде. “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал-соло” буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады.

Фестивальне ачу тантанасында “Рухият” рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Азнакайнефть» идарәсе башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев, профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов катнаштылар һәм конкурсантларны сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.

– Мондый мәртәбәле бәйгенең Азнакайда узуы – безнең өчен зур горурлык. “Татнефть” җәмгыятенә барлык юнәлешләрдә дә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Фестивальдә җиңелүчеләр юк, анда катнашу – үзе үк җиңү ул, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Фестивальне Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге халыкара, илкүләм конкурслар лауреаты “Юлдаш” ансамбле ачып җибәрде.

Районыбыз данын да әлеге мәктәп укучылары яклады. Әминә Рәхимова – икенче дәрәҗә, Ләйсән Гайфиева һәм Азамат Миргалиев өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Анастасия Маркушина, Азамат Рәхимов, Рамазан Фазлыев, Динарис Бәширов дипломант булдылар (укытучылары Наилә Шәрифуллина, Фирдәүс Әхмәтгалиева, Резидә Шәфыйгуллина, Розалия Хәбибуллина).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10