ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры быелгы сезон премьерасы – "Гүзәлем Әсәл" әсәрен Мәскәү тамашачысына күрсәтә

25 гыйнвар 2017, 18:47 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә театры быелгы сезон премьерасы – 17 февральдә Татарстанның Әтнә татар театры Мәскәүнең Зуев исемендәге Мәдәният йортында уйный, тамашачылар рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителә.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Әтнә татар дәүләт драма театры Мәскәү шәһәрендә “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрсәтәчәк, дип хәбәр итәләр театрдан. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча бу спектакльне узган ел Әтнә театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән иде. Премьера ноябрь аенда булды. Ике пәрдәле драманы Мәскәүдә труппа шәһәрнең төньягында урнашкан Зуев исемендәге Мәдәният йортында 17 февральдә уйнаячак.

Тамашачылар рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.

Габдулла Тукай исемен йөрткән Әтнә театры гастрольләргә даими йөреп тора. Соңгы елларда артистлар Оренбург, Ульяновск, Самара, Себер тамашачылары алдында чыгыш ясаганы булды. Әле быел гыйнвар аенда театр коллективы Татарстан районнарында репертуарындагы иң кызыклы спектакльләрен күрсәтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10