ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 893 кеше хезмәт хакын вакытында ала алмый

25 гыйнвар 2017, 17:12

Татарстанда 893 кеше хезмәт хакын вакытында ала алмый Республикада хезмәт хаклары буенча бурыч 12 миллион сумнан артып киткән.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 елда Татарстанда хезмәт хаклары буенча бурычлар 2,6 процентка кимегән һәм 11 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Әмма гыйнвар аена булган бурычлар күләме 12,6 миллион сум, диде министр. Бу, республикада 893 кеше хезмәт хакларын вакытында ала алмаган дигән сүз. Хезмәт хакы буенча бурычларның күп өлеше авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Моннан тыш, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш өлкәсендә көч куючыларның да шактые акчаларын вакытында алудан мәхрүм.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хезмәт хакларын вакытында түләүне тәэмин итү юнәлешендә эшләгән прокуратура хезмәткәрләренә, муниципаль берәмлек башлыкларына рәхмәт җиткерде.

“2016 елда булган күрсәткечләр кебек саннарны мин хәтерләмим. Кызганыч, озак еллар дәвамында хезмәт хакы буенча бурычлар күп булган төбәкләр арасында беренче унлыкка керә идек. Узган ел нәтиҗәләре буенча без беренче 40 төбәккә дә эләкмибез”, – диде Илдар Халиков.

Икенче яктан, аның сүзләренчә, хисап тотмаучыларны исәпкә алганда, хезмәт хаклары буенча бурычлар күпкә югарырак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10