ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Режиссер Илшат Рәхимбайның дин һәм мәхәббәт турындагы фильмнары тәкъдим ителде

24 гыйнвар 2017, 22:58

Режиссер Илшат Рәхимбайның дин һәм мәхәббәт турындагы фильмнары тәкъдим ителде «Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм поп арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән ике фильм күрсәтелде. «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының режиссеры Илшат Рәхимбай.

«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли.Фильм Мамадыш районы һәм Марий Илендә төшерелгән. Төп рольләрне Раушан Шәрипов һәм Марсель Тимофеев башкаралар. Фильмның композиторлары Эльмир Низамов һәм Александр Шульгин. Илшат Рәхимбай бу фильмнар белән 2017 елда Канны шәһәрендәге кинофестивальдә катнашмакчы була. 

«Не верю!» фильмы кешенең мәхәббәт өчен нәрсәләргә сәләтле, хыялы өчен тормышын тамырдан үзгәртә аламы икәнлеге хакында. Фильмда Г.Камал театры актерына гашыйк булган кыз сурәтләнә. Ул егетне үзенә каратырга теләп, театрга эшкә урнаша. Фильмның атамасы танылган режиссер Станиславскийның фразасыннан алынган дип аңлата режиссер үзе. Төп рольне "Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең активисткасы Алсу Сөләйманова башкара. 

"Не верю" фильмын төшерүгә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, "Сәләт" яшьләр фонды ярдәм иткән. Ə "Представь" фильмын төшерү өчен акча «planeta.ru» краудфандинг платформасында җыелган. Шулай ук  хәйрия фонды да булышлык күрсәткән.

- Бүген сез экранда күрсәтелгән фильмнарга без бөтен күңелебезне салып эшләдек. Əлеге вакыйга безнең тормышыбызда бик мөһим, ул күңелләребездә озак вакыт сакланыр. Бу процессның никадәр авыр булганын аңлаган кешеләр тагын да көчлерәк кул чапкандыр, - диде премьерадан соң режиссер Илшат Рәхимбай. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10