ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Рәсми Татарстан

Россия һәм БДБ илләренең Boeing компаниясе җитәкчесе Хөкүмәт йортында лекция укыды

24 гыйнвар 2017, 15:13 , Фото: prav.tatarstan.ru

Россия һәм БДБ илләренең Boeing компаниясе җитәкчесе Хөкүмәт йортында лекция укыды Сергей Кравченко Boeing компаниясендә сакчыл җитештерү тәҗрибәсе турында сөйләде.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”) Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында лекция укыган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Кравченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиковка, шулай ук республиканың Министрлар Кабинеты аппараты һәм Хөкүмәте вәкилләренә Boeing компаниясе тарихы, казанышлары, кадрлар әзерлеге һәм инновацияләр белән идарә турында сөйләгән. Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты шулай ук компаниядә сакчыл җитештерү тәҗрибәсенә дә игътибар иткән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инновацияләрне кертү һәм тәҗрибә белән уртаклашу максаты белән дөньяның зур компанияләрнең топ-менеджерларын чакыру мөмкинлеге барлыгы турында әйткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10