ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда кеше иминлеге, кулланучылар хокукы өлкәсендә закон бозулар арткан

24 гыйнвар 2017, 09:59

Татарстанда кеше иминлеге, кулланучылар хокукы өлкәсендә закон бозулар арткан Узган ел шул сәбәпле, административ штрафлар күләме дә үсеп, 95,7 миллион сумга җиткән.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Җыелышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаша.

Утырышта идарәнең җитәкчесе Марина Патяшина яңгыратканча, Татарстан идарәсе тарафыннан 2016 елда 4710 тикшерү уздырылган. Бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 4,6 процентка кимрәк. Барлык тикшерүләрнең 97 проценты буенча хокук бозулар ачыкланган. Алдагы елдан бу күрсәткеч 4 процентка күбрәк. Закон буенча эш итмәгән 14,5 субъект административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штрафлар күләме 95,7 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2015 елда штрафлар суммасы 69,5 миллион сум булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10