ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тарихи календарь: 24 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

24 гыйнвар 2017, 09:00

Тарихи календарь: 24 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә 24 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә нигез салына. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, археолог Айрат Ситдыйков туган көн.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 24 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Татар дөньясында

1865 елда Казан шәһәре ачык китапханәсенә нигез салына. 1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала. 1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Иванович Второв, хезмәткә Петербургка күчеп китәр алдыннан, әтисе – туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.

1865 елның 10 (24) гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

Әлеге китапханә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең башлангычы булып тора. Китапханә ачылган бинада бүгенге көндә Казан мэрының офисы урнашкан.

1874 елда Петербургта террор акты була – Вера Засулич шәhәр башлыгы Ф.Треповка ата. Кызның атасы Казан губерниясендә урманчы булып хезмәт куя, ә ул үзе Казанда, зыялы кызлар өчен ачылган Родионов институтында белем ала.

1924 елда Казан университетының идарә утырышында В.И.Ленины искә алалар, ул көнне укулар булмый. Университетка Ленин исемен бирү турында хат юллана.

1968 елда шәhәр комитеты карары белән Совет районының бер урамы танылган физик, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Игорь Васильевич Курчатов (1903-1960) исемен йөртә башлый. Ул сугыш вакытында Казанда яши.

Илдә

2011 елда Мәскәүның Домодедово һава аланында шартлау нәтиҗәсендә 35 кеше вафат була.

Дөньяда

1556 елда Шэньсида җир тетрәве нәтиҗәсендә якынча 830 мең кеше һәлак була.

Туган көннәр

Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин — мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.
1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган.
Р.Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса.
Р.Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә.

Айрат Ситдыйков — археолог, Казан һәм урта гасырлар Идел буе археологиясе буенча белгеч, ТР ФА Археология институты директоры. ТР дәүләт премиясе (техника һәм фән өлкәсендә) лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016). ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014).
1973 елның 24 гыйнварында Татарстан АССР Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Олы Әтнә авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын (1996), ТР ФА Тарих институтында аспирантура (1999) тәмамлаган. «XI-XVIII гасырларда Казан кирмәне стратиграфиясе, хронологиясе һәм топографиясе» темасына кандидатлык (2000, фәнни җитәкче Фаяз Хуҗин), «Урта гасырларда Казан: тарихи-археологик тикшеренүләр (XI гасыр-XVI гасырның беренче яртысы)» темасына докторлык (2013) диссертацияләре яклаган.
1993 елдан Казан кирмәне археология экспедициясе даими хезмәткәре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10