ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аерылучылар санын киметү юнәлешендә һәр район эшләргә тиеш – Васыйл Шәйхразыев

23 гыйнвар 2017, 19:19 , Фото: Ильнар Тухбатов

 Аерылучылар санын киметү юнәлешендә һәр район эшләргә тиеш – Васыйл Шәйхразыев Аерылышучылар исәбе буенча 1000 кешегә исәпләгәндә республика Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә ия.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Аерылышучылар исәбе буенча 1000 кешегә исәпләгәндә республика Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә ия. Шулай да Татарстан гаиләләрнең таркалуы “авырткан” нокта булып кала. Таркалган гаиләләр саны былтыр 2015 ел дәрәҗәсендә калып 13 450 акт тәшкил иткән. Соңгы дистә ел эчендә бу иң кечкенә күрсәткеч, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсе коллегиясендә.

ЗАГС идарәсенә аерылырга теләүче һәр гаиләгә мөмкин булган ярдәм төрләре күрсәтелә. Һәрбер районның үз кызыклы алымнары бар. Үрнәк булып Азнакай, Балтач районнарында эшләгән “Пар канатлар”, “Ак калфак” гаилә клубларын, Түбән Камада “Юнона” мәктәбен, Казанның Идел буе гаилә академиясе“Умай” һәм “Ышаныч” үзәген атап үтәргә була, - дип гаиләне саклап калуда ярдәм итүнең уңай мисалларны атап китте ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.

Коллегиядә катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев та аерылышулар вәзгыятен үзгәртү юнәлешендә һәр район эшләргә тиешлегенә басым ясады.

- Әлеге вәзгыятьне тиз арада үзгәртеп булмаячагын аңлыйм. Әмма елдан- ел әлеге күрсәткечләрне уңай якка авыштыру юнәлешендә эшләргә кирә. Әйтик, Әгерҗе районы – 2016 елда 117 өйләнешү акты 110 аерылу. Бу нидән килә, ничек шулай булып чыга? Кама Тамагы 56 никах теркәлгән, 49 гаилә таркалган. Саннар кими кебек, әмма нисбәт үзгәрми диярлек. Яңа Чишмә районы 37 гаилә теркәлгән, 33 пар аерылган. Кайда монда гаилә кыйммәтләре дигән нәрсә? Безнең максат бу саннарга анализ ясап, муниципалитетлар алдына аларны киметү бурычы кую, - дип белдерде Васыйл Шәйхразыев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10