ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Оренбургның "Ак калфак" берләшмәсе әниләр өчен балаларга рухи тәрбия бирү мәктәбе ача

23 гыйнвар 2017, 08:31 , Фото: tatarlar-orenburg.ru

Оренбургның Татар хатын-кызлары берләшмәсе быел Оренбургта бәйге-фестивальләр, милли кул эшләре буенча мастер класслар үткәрергә планлаштыра.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе 2017 елга төп эш планын билгеләде, дип хәбәр итәләр Оренбург өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтариятеннән. Мохтариятнең хатын-кызлар советы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова белдергәнчә, быел Оренбургта “Татар кызы” бәйгесен, “Туган авылым” бәйге-фестивален үткәрү, татар милли ризыкларын әзерләү һәм татар калфакларын тегү буенча мастер-класслар оештыру ниятләнелә.

Шулай ук “Ак калфак” берләшмәсе быел татарларның бәби туе традицияләрен торгызу максатында, әниләр өчен балаларга милли, рухи тәрбия бирү серләренә өйрәтүче мәктәп ачарга да ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10