ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар
Төмәннең "Дусларга сукмак" программасында себер татарлары әкиятләре яңгырый башлаган

Фән һәм мәгариф

Яшел Үзән районында Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланды

23 гыйнвар 2017, 07:00 , Фото: yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районында Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланды Җиңүчеләр К.Насыйриның тууына 192 ел тулуга багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәк.

(Яшел Үзән, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Яшел Үзән”). Татарстанның Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белән нык горурлана. Соңгы елларда аның исемен, халык файдасына куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан, "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә. Беренче номинация – К.Насыйри һәм аның туган авылына багышлап иҗат иткән шигырьләр конкурсы, икенче номинация – К.Насыйриның әдәби әсәрләрен иң оста укучыны бәяләргә дип җибәрелгән видеоязмалар бәйгесе.

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда, мәктәп укучылары үзара ярышкан арада, олылар да үзләренең акыл көчләрен сынап карый алачак (яшь арасы 12 дән 17 кадәр һәм 18 яшьтән олыраклар).

Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның тууына 192 ел тулуга багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәк, диелә Яшел Үзән районыннан алынган игъланда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10