ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Апасның яшь спортчылары Сабада һәм Казанда үтәчәк өстәл теннисы турнирларына әзерләнә

23 гыйнвар 2017, 03:00 , Фото: apastovo.ru

Апасның яшь спортчылары Сабада һәм Казанда үтәчәк өстәл теннисы турнирларына әзерләнә Мәктәп спартакиадасы программасы буенча быелгы беренче зур турнирда 20 мәктәптән 75 укучы көч сынашты.

(Апас, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы үзәгендә өстәл теннисы буенча мәктәп спартакиадасы программасы буенча быелгы беренче зур турнирда 20 мәктәптән 75 укучы көч сынашты. Ярышлар 3 өстәлдә Олимпия системасы буенча үтте, дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.

Командалар беренчелегендә Апас, Каратун, Азбаба, Чүрибураш һәм Биеш командалары призлы урыннарга чыкты. Алинә Мөхәммәтҗанова, Язилә Мөхәммәдиева, Вероника Кузьмина, Салават Мәүлетов, Альмир Гайнетдинов, Тимур Галиуллин, Регина Хәмидуллина, Рамил Маннапов шәхси беренчелектә призлы урыннар яулады. Иң көчле яшь спортчылар тиздән Сабада һәм Казанда үтәчәк өстәл теннисы турнирларында Апас спорт данын яклаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10