ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Балтач районы халкы көче белән Таузар авылы мәчете яңара

23 гыйнвар 2017, 01:00 , Фото: baltaci.ru

Балтач районы халкы көче белән Таузар авылы мәчете яңара Читтә яшәүче авылдашлар да игелекле эшкә ярдәм кулы сузган.

(Балтач, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Татарстанның Балтач районы Таузар авылы халкы күмәк көч белән туган авылларындагы мәчетне төзекләндерә, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы.

Авылда мәчет төзелеп эшли башлаганга егерме еллар вакыт узган. Шушы вакыт эчендә күпме Корбан гаете, Ураза гаете намазлары, җеназалар укылган... Мәчетне төзекләндерү эшенә таузарлылар гына түгел, хәзер читтә яшәүче авылдашлар да ярдәм кулы сузган. Айрат Хәкимовның матди ярдәме белән байтак кына төзекләндерү эшләре башкарылды. Айратка һәм, кышкы көннәр булуына карамастан, мәчетнең түбәсен алмаштыручыларга зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә мең-мең савабын бирсен иде, ди таузарлылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10