ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” Генераль советы Президиумына сайлану – ышаныч күрсәтү

22 гыйнвар 2017, 19:26

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” Генераль советы Президиумына сайлану – ышаныч күрсәтү “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе партия органындагы ротацияләргә бәяләмә бирде.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Мәскәүдә узган XVI съездында Генераль советка сайланды. Төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу уңайдан ул партия органында кадрлар ротациясенә бәяләмә бирде.

Мәгълүм булганча, “Бердәм Россия”нең Генераль советында җитди ротация булды. Хәзер 170 әгъзадан 100 кеше – яңа йөзләр.

“Генсовет составына Татарстаннан биш вәкил керде. Миңа партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе буларак, Генераль совет президиумына сайлау белән ышаныч күрсәтелде. Минемчә, бу безнең барлык дәрәҗәдәге сайлауларда да уңышлы эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Бу, безнең партия оешмасы үз урынын табып, көч җыюн раслый”, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10