ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Норвегия банкы мөселманнарга һәм яшьләргә "хәләл" кредитлар бирә башлаган

22 гыйнвар 2017, 17:38

Норвегия банкы мөселманнарга һәм яшьләргә Storebrand банкы тарафыннан кертелгән процентсыз кредитлар исламда процентлар алуны тыючы шартларга туры килә.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Дмитрий Родионов). Норвегиянең Storebrand банкы ислам кануннарына нигезләнгән "хәләл" кредитлар тәкъдим итә башлаган. Storebrand банкы тарафыннан кертелгән процентсыз кредитлар исламда процентлар алуны яки акча кредитлары җыемын тыючы гамәлләргә туры килә, дип яза The Local.

Storebrand банкы сайтында "хәләл" дип аталучы кредитлар күрсәтелгән. Аерым алганда алар торак алырга ниятләгән, әмма дин кануннары буенча гадәти кредит алу мөмкинлеге булмаган мөселманнарга юнәлдерелгән. Андый кредитлар шулай ук яшьләргә үз торакларын булдырырга ярдәм итә алачак.
Банкир идеясе зур кызыксыну уяткан – атна дәвамында 300ләп кеше яңа кредит төрләре буенча банкка мөрәҗәгать иткән.

Норвегия банкы белгечләре "хәләл" кредит бирүнең үзенчәлекләрен исәпкә алу өчен Бөекбритания һәм Малайзия коллегаларыннан консультация алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10