ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов янә “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы составына керде

22 гыйнвар 2017, 16:40 , Фото: пресс-служба Президента РТ

Рөстәм Миңнеханов янә “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы составына керде Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары буларак сайланды.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүдә узган “Бердәм Россия” партиясенең XVI съездында партиянең Югары советы һәм Генераль советына әгъзалар сайлау төгәлләнде. “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов янә партиянең Югары советы әгъзасы итеп сайланды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары итеп сайланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10