ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

"Бердәм Россия" партиясендә пенсия яшен арттыру мәсьәләсе әлегә каралмый

22 гыйнвар 2017, 13:59

Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет башлыгы якындагы өч елда пенсионерларны социаль яклауда өстәмә чаралар эшләргә кирәклеген җиткерде.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). "Бердәм Россия" партиясе илдә пенсия яшен арттыру турындагы мәсьәләне карамый. Бу хакта журналистларга партия съездыннан соң Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты башлыгы Валерий Рязанский җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Юк, каралмый", – дигән ул хәзерге вакытта партиядә әлеге мәсьәлә караламы дигән сорауга.

Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты башлыгы пенсиянең күләме бәяләрнең якындагы өч елдагы үсешенә карата кими баруы сәбәпле, пенсионерларны социаль яклау буенча өстәмә чаралар эшләргә һәм тупланма пенсия механизмнарын җәелдерергә кирәк дип саный. 

Валерий Рязанский яшәү минимумы күрсәткече кебек үк, пенсияләрнең дә индексацияләнүен, әмма чагыштырганда пенсияләрнең кимүен өстәп әйтә.
"Шунлыктан соңгы өч елда башка эш белән – социаль мәсьәләләр күзлегеннән чыгып, пенсионерларга өстәмә ярдәм чаралары булдырырга кирәк. Моннан тыш, әлеге вакытта эшләүче кешеләргә булачак пенсияләре өчен акча туплауның башка юлларын да тәкъдим итү мөһим, тупланма компонентлар мөһим элемент булып тора", – дип билгеләп үтә сенатор.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10