ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай клубындагы чираттагы әдәби-музыкаль кичә Мирсәй Әмиргә багышлана

20 гыйнвар 2017, 19:25

Тукай клубындагы чираттагы әдәби-музыкаль кичә Мирсәй Әмиргә багышлана Татар әдәбияты классигы Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә “Саф күңелләр җырчысы” дип атала.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар әдәбияты классигы Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Саф күңелләр җырчысы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Кичәдә Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Кәрим Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Сәлим Мифтахов, Ринат Шәмсиев, Лилия Мәхмүтова, җырчылар Айдар Габдинов, Айгөл Хәйри, танылган язучылар Фоат Галимуллин, Лирон Хәмидуллин, Гәрәй Рәхим катнаша.Әдәб-музыкаль кичәне Г.Камал театры артистлары Эмиль Талипов һәм Илнур Закиров алып бара. Концертмейстер – Мөнирә Хәбибуллина. Сценарий авторы – шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, режиссеры – шагыйрь Рәмис Аймәт.

Башлана - 17.00 сәгатьтә
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10