ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«ТАНЕКО» Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды

20 гыйнвар 2017, 11:48 , Фото: taneco.ru

«ТАНЕКО» Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды Россия Премьер-министры тапшырган сыйфат өлкәсендәге бүләкне «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» җитәкчеләре кабул итеп алды.

  (Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «ТАНЕКО» предприятиесе сыйфат өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе белән бүләкләнде. Кичә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кулларыннан бүләкне генераль директорлар - «Татнефть» башлыгы Наил Маганов һәм «ТАНЕКО» җитәкчесе Леонид Алехин кабул итеп алды, диелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясаган Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, югары нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләр илебездә арта барыр, дип өмет белдерде. «ТАНЕКО» эшчәнлеге базарда ихтыяҗлы нефть продуктлары җитештерү буенча заманча куәткә ирешкән өчен билгеләп үтелде. Премия лауреатка лидер имиджы, югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгара торган ышанычлы җитештерүче абруе бирә. Хәзер «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте, конкурс лауреаты буларак, премия символикасын үзенең реклама материалларында файдалана ала, дип ачыклык керттеләр компаниядә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10