ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Фән һәм мәгариф

Түбән Камада "Туган телем – серле тел" сәнгатьле укучылар конкурсы уза

20 гыйнвар 2017, 07:00 , Фото: nkamsk-rt.ru

Түбән Камада Әлеге конкурс татар халык шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын пропагандалау һәм аларны халыкка җиткерүне максат итә.

(Түбән Кама, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”). Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге Илдус Садыйков исемен йөрткән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Туган телем – серле тел" сәнгатьле укучылар конкурсы уздырыла, дип хәбәр итә районның “Туган як” газетасы.

Әлеге конкурс татар халык шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын пропагандалау һәм аларны халыкка җиткерүне максат итә.

Гомумән, "Туган телем – серле тел" сәнгатьле укучылар республика конкурсына 40 муниципаль районнан 600ләп эш килеп ирешкән. Шулар арасыннан икенче турга 300ләбе узган.

Егетләр һәм кызлар татар телендә табигать һәм аңа сакчыл караш, дөнья, туган тел, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булу турындагы шигырьләрне сайлаганнар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче, 2нче, 3нче урыннар, шулай ук номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10