ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Балык Бистәсе районында бер генә кешеле авыл бар

20 гыйнвар 2017, 08:00 , Фото: rsloboda-rt.ru

Балык Бистәсе районында бер генә кешеле авыл бар Кызыл Яр җирлегендә бер гаилә инде дистә еллар дәвамында ялгыз яши.

(Балык Бистәсе, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Авыл офыклары”). Татарстанның Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, 2016 ел йомгаклары буенча районда барысы 10 330 йорт исәпкә алынган, дип яза җирле “Авыл офыклары” газетасы.

Иң эре авыл җирлекләре булып Котлы Бөкәш (690 йорт), Күгәрчен (450), Биектау (438) санала. Балык Бистәсе поселогында йортлар саны 2941гә җиткән. Поселок, нигездә, яңа бүленгән җирләрдәге төзелеш хисабына үсә. Йортлар саныннан караганда, иң кечкенә җирлек – Олы Солтан. Иң кечкенә авыллар исә – Николаевка, Кәдрәк, Наумовка. Аларда бүген 1 (Николаевка), 3 (Кәдрәк), 4 (Наумовка) кеше яши. Шуларның да кайберләренә җәйге айларда гына авылга кайтып торалар. Ә Кызыл Яр (Красный Яр) җирлегендә Сафиуллиннар гаиләсе инде дистә еллар дәвамында ялгыз яши. Электр утын җил тегермәненнән алалар, диелә Балык Бистәсе хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10