ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

“Тузган торакны бетерү” программасы республикага җиңел сулыш бирде – Минтимер Шәймиев

19 гыйнвар 2017, 22:00

“Тузган торакны бетерү” программасы республикага җиңел сулыш бирде – Минтимер Шәймиев Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе бу программа нәтиҗәсендә, "акчасыз кешеләрне упкыннан чыгардык", дип белдерде.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Тузган торакны бетерү” программасы Россия Федерациясенең бюджет киңлегенә үтеп керү нәтиҗәсендә гамәлгә ашты. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телеканалында Илшат Әминов белән уздырылган “Минтимер Шәймиев. Хатага хокуксыз” (“Минтимер Шәймиев. Без права на ошибку”) тапшыруында белдерде. Тапшыру Минтимер Шәймиевнең 20 гыйнвар көнне билгеләп үтеләчәк 80 яшьлек юбилеена багышлап әзерләнгән.

Дәүләт Киңәшчесе программаны гамәлгә ашыруга тотынганда күп кенә мәсьәләләргә каршы чыгарга туры килгәнлекне таныды. “Без Россия, Татарстанның законлы салымнарыннан тыш, җитештерелгән продукциянең 1 процентын тузган торакны юкка чыгару фондына күчердек. Бу турыдан-туры закон бозу. Ләкин шундый мизгелләр була тормышта: сине беркем туктата алмаячагын аңлыйсың. Бауман, Островский урамнарында яшәүчеләр мине үзләренең йортларына чакырды. Кешеләр коридорда ята, бернинди шартлар юк, шулкадәр сасы ис! Бу коточкыч иде. Мин инде әйткәнем дә бар бу хакта: мин – авыл кешесе, ә авыл сасысы мондый түгел ул. Моның аша узарга кирәк иде. Шул вакытта “бүтән болай дәвам итә алмый”, дип уйладым. Нәрсә булса, шул булыр. Республика үз потенциалына карата бик күп салым түли иде, һәм без шундый адымга бардык. Әлбәттә, болгавыр заманалар иде, шулай да без моңа бардык һәм оттык. Без елына бу фондка 417 млрд сум акча күчерә идек бит. Ел саен бит бу. Халык өчен 50 меңнән артык бушлай торак төзеп, без беркайчан шул упкыннан чыга алмастай кешеләрне чыгардык. Алар акчасыз, тормыш төбендә иде инде. Күз яшьләре белән аларны тартып чыгардык. Вакыт бара, программа эшли. Күпме кеше торак алды, республика җиңелрәк сулый башлады. Бу сөендерә, ихлас күңелемнән әйтәм моны”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе бу карар өчен шелтәләүчеләр аз булмавын, хөкем итәргә җыенганнарын да билгеләп узды. “Эш прокуратурага кадәр барып җиткәч, Владимир Путинга барып, аңа җентекләп сөйләдем, ул дикъкать белән тыңлады. Аңа илдә шундый хәрәкәт булуы кызык кебек тоелды. Мин сөйлим, ә ул миңа, ул вакытта Хөкүмәт башлыгы Михаил Фрадко иде, “хәзер Михаил Фрадко килгәч, тагын бер тапкыр сөйләрсең. Бәлки, безгә шушы карарга килергә кирәктер”, ди. Алар тыңладылар да, “яхшы эш, уйларбыз”, диделәр. Нормаль кеше моны хупламый кала алмый иде. Әле бит моның өчен республиканың эре предприятиеләре тыңлавы да кирәк иде. Бу бит ирекле эш, бернинди караклык юк, тиененә кадәр изге эшкә туздырылды”, – дип искә алып сөйләде Минтимер Шәймиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10